2021 елның 4 нче мартында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Яраткан китапларның серле дөньясы” дигән уен программасы үткәрде.
Максат: Китапның белем чыганагы булуын аңлауга ярдәм итү; балаларның танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү.
Чара берничә турда узды: “Әкиятләр калейдоскобы”, “Персонажлар”, “Табышмаклар”. Балалар үзләренең яраткан китаплары турында искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, әкият геройларын рәсемгә тәшерделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.