2021 елның 4 мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Квиллинг. Кәгазьнен могҗизалы әверелеше!» «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме һәм АНОСЛОВ «Мин булдырам» фонды белән берлектә «Квиллинг. Кәгазьнен могҗизалы әверелеше!» дип аталган торкемле дэрес уздырды.
Әлеге дәреснең максаты: балаларны төрле яклап интеллектуаль һәм эстетик яктан үстерү; кәгазьдән конструкцияләүнең сәнгать ысулы буларак квиллинг техникасын үзләштерү.
Бурыч:
1.Балаларда хезмәт алымнарын башкарганда җыйнаклык һәм пөхтәлек, хезмәт культурасын, коллективта эшли белүне тәрбияләү.
2. Һәр баланын фикерләвен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергэ .
Балалар бик теләп шөгыльләнделәр, квиллингның төп формаларын эшләргә һәм алардан композицияләр төзергә өйрәнделәр.