Җәлил картлар йортында тыл ветераннарын 8 нче Март бәйрәме белән котлау

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Буген 4 март көнне Муниципаль район Советында «Мәрхәмәт-милосердие” хатын-кыз депутатлар  берләшмәсе әгъзалары Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында булып, тыл ветераннарын 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр. Район  Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, берләшмә җитәкчесе Лилия Шарипова һәм Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов ветераннарга Котлау открыткасы, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Интернат-йортка килгән кунаклар ветераннарга сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International