Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә "Торак-2021" янгын - профилактика операциясе үткәрү кысаларында "Янгын куркынычсызлыгы турында" 21.12.1994 ел, №69 - ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә, "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре торак фондта янгыннарны кисәтү һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү максатыннан күп балалы гаиләләр һәм СОП гаиләләре белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Торак фондның "Янгын куркынычсызлыгы чаралары " белешмәлекләре тапшырылды.