Г. Тукай әкиятләре буенча театральләштерелгән тамаша

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Г. Тукай әкиятләре буенча театральләштерелгән тамаша

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында 2нче март көнне «Балалар хореография мәктәбе» ндә тәрбияләнүчеләр режиссер Дмитрий Филин җитәкчелегендә 38 реабилитант һәм аларның әти-әниләре өчен Г.Тукай әкиятләре буенча театральләштерелгән тамаша оештырдылар.

Артистлар зур булмаган күләмле әкиятләр буенча бик күп нәрсә турында сөйләргә тырыштылар: Ватанга чиксез мәхәббәт һәм явызлыкны һәрвакыт изгелекнең  җиңүе турында. Артистлар, әлбәттә, дулкынландылар, әмма бик лаеклы чыгыш ясадылар, һәр чыгыш алкышларга күмелде. Барысы ның  да яхшы әзерләнүе һәм бик тырышканнары күренә иде. Тамашачылар һәр персонажның чыгышын бик теләп каршы алдылар һәм дусларына чын күңелдән кул чаптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International