Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль эш буенча белгеч Ольга Луб 2021 нче елның 3 нче марты көнне социаль хезмәт алучылар арасында «8 Мартка чәчәкләр букеты» дигән мастер-класс уздырды. Максаты: катнашучыларны хезмәт терапиясенә җәлеп итү һәм бәйрәмгә чәчәк бәйләме ясау.
Дәрес башында катнашучылар чәчәк бәйләмнәре төзегәндә флористиканың төп принциплары һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Композициянең билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиешлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук композицияләр стиленә басым ясалды. Декоратив стильдә композиция ясау өчен катнашучылар тере лалә чәчәкләре кулландылар. Алынган нәтиҗә мастер-класста катнашучыларның барысын да сөендерде. Чәчәк бәйләмнәре үзенчәлекле, үз холкы һәм мәгънәсе белән килеп чыкты.
Бу дәрестә хатын-кызлар гади композицияләр ясау күнекмәләренә ия булдылар, өй эшләреннән ял иттеләр, эстетик ләззәт алдылар һәм әлеге эш һәр катнашучыда бәйрәм кәефе тудырды.