2021 нче елның 2 нче марты көнне “Тегүчелек эше” юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә социаль хезмәт алучылар арасында кием-салым бизәү өчен чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Максат: тукыма һәм атлас тасмалардан чәчәкләр ясарга өйрәтү.
Үз куллары белән ясалган чәчәкләр киемне бизәү өчен оригиналь декор һәм 8 март көненә менә дигән бүләк булып тора ала. Бу дәрестә катнашучылар тукыма һәм тасмалардан оригиналь чәчәкләр ясау белән шөгыльләнделәр. Чәчәкләр ясау ысуллары бик күп, әмма катнашучыларга барысыннан да бигрәк тукымадан ясалган чәчәкләр ошады.
Катнашучылар сүзләренә караганда, аларның якыннарын бәйрәмнәрдә матур һәм оригиналь әйберләр белән сөендерәсе килде, шуңа күрә аксессуарларын әзерләп бетермичә берәү дә үзәктән китмәде.