«Хатын-кызлар көне белән»

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 3 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Олеся Минһаҗетдинова һәм Эльза Сәмигуллина 7нче балалар шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Хатын-кызлар көне белән» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, эмоциональ халәтне гармонияләштерү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.

Бәйрәм чарасына килгән хатын-кызларны китапханәнең матур итеп бизәлгән залында бәйрәм программасы көтте. Тантана хатын-кызлар адресына котлау сүзләре белән башланып китте, ә аннан соң алар ачылырга һәм берләшергә ярдәм иткән кызыклы уеннар һәм викториналарда катнаштылар. Хатын-кызларга багышланган шигырьләр һәм җырлар аларның күңел кылларын кузгалтты, бу дөньяда барлыкка килү турында уйланырга мәҗбүр итте.

Чара ахырында хатын-кызлар бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, ә балалар үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Бүләккә тере чәчәкләр дә алып, катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International