Март – Халыкара хатын-кызлар көне... Яз. Табигать уяна, сөйкемле хатын-кызларны бәйрәм белән котларга иң вакыт!
3 нче март көнне Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, 8 нче март бәйрәменә багышланган чара уздырдылар. Бәйрәм чарасына социаль хезмәт алучылар (әниләр һәм балалар) чакырылган иде. Алар алдында концерт номерлары белән «Бумеранг» отряды волонтерлары чыгыш ясады, белгечләр «Уз балаңны бел», «Энием нинди» һ. б. кызыклы уеннар оештырдылар.
Чара ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган котлау открыткалары бүләк иттеләр.