2021 нче 25 нче феврале көнне «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина закон белән каршылыклары булган 8 яшүсмер, шул исәптән куркыныч төркеменә кергән балалар өчен хоккей матчын карарга барды. Максат: ирекле вакытны оештыру, яшүсмерләр хоккейын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен, патриотизмны формалаштыру, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү.
«Нефтехимик» хоккей клубы оештырган спорт һәм хәрби рух атмосферасында узган бәйрәм боз сарае бинасы фойесында узды. Әлеге чара ел саен февраль аенда Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда үзләренең хәрби һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән Ватанны саклаучылар истәлегенә үткәрелә. 2021 ел да искәрмә түгел. Безнең яшүсмерләр шулай ук үз командаларына көч биреп, үзләренең туганнарының – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары белән хоккей матчына килделәр.
Балалар рәхәтләнеп хоккейчыларның киеренке һәм кызыклы уенын карадылар. Хоккей матчыннан бик күп уңай тәэсирләр алдылар.