«Кошлар ишегалды»

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 2 нче марты көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Әни+бәби» клубы кысаларында «Кошлар ишегалды» дигән темага дәрес әлеге дәрес үткәрде. Максаты: балаларны өй кошлары белән таныштыру.

Әлеге дәрестә барлык уен биремнәре бер гомуми тема-йорт кошлары темасына берләштерелде. Балалар кызыксыну белән әкият тыңладылар, уенчык кошларны тотып карадылар, аларны сыйладылар, аваз әйтелешләрен искә төшерделәр. Дәрескә карата кызыксыну кош ишегалдының матур иллюстрацияләре, кызыклы уенчыклар, сюрпризлы мизгелләр хисабына якланды. Дәрестә төркем характерындагы дидактик уеннар да, индивидуаль уеннар да кулланылды. Балалар бик актив булдылар, үзләрен уңайлы хис иттеләр, барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Сабыйларда ару-талуны бетерү өчен “Тавык йөрергә чыкты” дигән музыкаль физминутка үткәрелде. Ата-аналар дәрестә актив катнаштылар, үз сабыйларына ярдәм иттеләр һәм булыштылар.

Дәрес ахырында педагог ата-аналарга үз сабыйлары белән дәрестә алган белемнәрен кабатларга һәм беркетергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International