Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Арча районы шагыйрьләре һәм язучылары" танып-белү чарасы

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында танып-белү шөгыле үткәрелде.

Тәрбияләнүчеләргә Арча районыннан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның кыскача биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар, кайбер тәрбияләнүчеләр туган телдэ шигырьләр укыдылар.

Якташларыбыз – Г.Тукай, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов һәм башкалар – татар әдәбиятын һәм туган телне үстерүгә бик зур өлеш кертүчеләр. Алар үз әсәрләрендә чагылдырган темалар бүгенге көндә дә бик актуаль.

Тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова әйтүенчә, мондый шөгыльләр балаларда матур әдәбиятка һәм туган телгә  кызыксыну уятуда, әхлакый сыйфатлар, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International