Корамалы тегү. Чәйнеккә җылыткыч. Алексеевск муниципаль районының «Забота» приюты.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

01.03.20021 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.

Максат: тукыма кисәкләреннән чәйнеккә җылыткыч ясарга өйрәтергә, тегү машинасында эшләү алымнарын беркетергә. Дәрестә 3 кеше катнашты.

Дәрестә тәрбияләнүчеләр корамалы тегүне башкару алымнары белән танышуларын дәвам иттеләр. Балаларның осталыкларын камилләштерүне дәвам итеп, чәйнеккә җылыткыч ясарга тәкъдим ителде. Башта балалар әзер эшләнмә үрнәген карадылар, аның конструкциясен, башкару техникасын анализладылар, куркынычсызлык техникасын кабатладылар (чәнечкеле һәм кисә торган инструментлар, көнкүреш электр приборлары белән эшләү), ә аннары гамәли эшчәнлекне башкарырга керештеләр. Практик эш ике дәрескә исәпләнгән. Башлангыч этапны кызлар үтәделәр: тукымаларны кисү, детальләрне бөкләү һәм тегеп тоташтыру уңышлы узды.

Эшне тәмамлау киләсе дәрескә планлаштырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International