Сәламәт яшәү рәвеше: «Асылташ кебек -күзеңне сакла». Алексеевск муниципаль районында «Забота» приюты.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

01.03.2021 елда «Забота» приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Асылташ кебек -күзеңне сакла» дигән темага сәламәт яшәү рәвеше буенча дәрес үткәрде.

Чараның максаты - балаларны күрү сәләтен саклап калу турында кайгыртырга өйрәтү; күзнең төзелеше белән таныштырырга; күрүнең начараю сәбәпләрен ачыкларга; фикерләүне, хәтерне үстерергә, балаларның дөньяга күзаллауларын киңәйтергә; үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга омтылу тәрбияләргә.

Күз - күрү органы. Без ягымлы кояш нуры белән сугарылган гаҗәеп дөньяны күрәбез. Безнең күзләр безгә әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, өйрәнергә, төрле эшләрне башкарырга ярдәм итә. Начар күрүчән кешегә укырга, эшләргә кыенрак булыр. Табигать безнең турыда кайгырта икән, без үзебез дә сәламәтлегебез турында кайгыртырга тиешбез. Ни өчен күрү бозыла?

Балалар  күрүнең начарлану сәбәпләрен санап чыктылар:

  1. Яктылык начар булганда эшләү.
  2. Күздән китапка кадәр аз ераклыкта уку.
  3. Ятып уку.
  4. Телетапшыруларны озак карау.

Яхшы эшләү өчен вакыт-вакыт ял итәргә кирәклеген һәркем белә. Моның өчен күзләрнең махсус гимнастикасы бар. Тәрбияләнүчеләр белән күзләр өчен берничә күнегү кабатладык.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International