Эмоциональ януны кисәтү «кеше-кеше» системасында эшләүче кешеләр өчен аеруча актуаль булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тиешле чаралар даими рәвештә үткәрелә.
Кичә, әйтик, учреждение психологы Гүзәл Җамалиева гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре белән сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрде. Комплекслы үзәк белгечләренә сенсор җиһазларын кулланып мускул-сулыш релаксациясе техникасы, үз-үзеңне бәяләү күнегүләре, шулай ук ком терапиясе элементлары тәкъдим ителде.
Чарада психолог һәм бүлекнең биш хезмәткәре катнашты.