Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан Теләче муниципал районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкәннәр белән эшләүдә Гарденотерапия» дигән социаль технология программасы кулланыла. Әлеге технология кысаларында безнең өлкәннәребез бүлмә үсемлекләрен бик теләп карыйлар. Яз якынлашу уңаеннан, өлкәннәребез язгы-җәйге сезонга үсентеләрне үстерү өчен орлыклар утыртырга әзерләнәләр.
«Гарденотерапия» технологиясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәребездә яран чәчәге үстерү зур популярлык казана, чөнки бу чәчәкнең сортлары һәм төрледән – төрле төсләре күп.
Технология белән эшләү безнең өлкәннәребезнен психологик һәм физик хәлен яхшыртуда уңай нәтиҗәләр бирә.