Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» дәресләр курсы кысаларында “Үз-үзең белән танышу” темасына дәрес үткәрде. Чарада барлыгы 13-14 яшьлек 25 яшүсмер катнашты.
Дәрестә «САН», «Q-сортировка» сораштыручылары, шулай ук «3 көзге», «Кеше рәсеме» проект тестлары кулланылды. Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да яхшы кәефкә, активлыкның уртача дәрәҗәсенә һәм хәленә ия булулары ачыкланды, тикшерелүчеләрнең күпчелеге (85%) үзләре турында әйләнә-тирәдәгеләргә караганда яхшырак уйлый, калганнары исә 15% ы үзләре турында тирә-юньдәгеләр кебек үк фикердә,75% ы үзләрен аралашучан һәм күңелле кешеләр дип саный, тик иптәшләре белән артык якын мөнәсәбәтләр тудырырга теләмиләр ә низаглы хәл булган очракта, тикшеренүдә катнашучыларның 60 проценты компромисска беренче булып барырга әзер икәнлеге ачыкланды.
Шуңа күрә курс кысаларында алга таба дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә һәм кешеләргә карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.