"Арт-терапия" технологиясе буенча дәрес» КЦСОН Кукмара

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Кашапова Т.Р. һәм Гайфетдинова Р.Ш. тарафыннан «Арт терапия»технологиясе буенча дәресләр үткәрелде. Дәресләр Зур Кукмара һәм Зур Сәрдек авыл җирлекләрендә 12 социаль хезмәт алучы белән үткәрелде. Дәрес өй шартларында, иҗади эш формасында узды: рәсемнәр акварель буяулар белән ясалды. Ойдә социаль хезмәт алучы Аскарова З.А. арт-терапияне башка кешеләргә дә практикалый, ул бу эш белән көн саен шөгыльләнә.

Акварель буяулар белән рәсем ясау-гади, зур акыл таләп итми торган шөгыль, ә аның файдасы сизелерлек: рәсем ясау барышында кулларның вак моторикасы күнегелә, димәк, баш мие; монотонлы шөгыль тынычлана, йомшара; эшкә уң ярымшария кушыла. Бу рәсем ясау ысулы ял итәргә ярдэм итә һәм шул ук вакытта үз алдына үти алмаслык бурычлар куймый.

Технологиянең максаты-социаль хезмәт алучыларны иҗат ярдәмендә тормыш белән кызыксындыру, уңай кәефен саклап калу. Әлеге технология буенча эш социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади сәләтләрен ача, кәефләрен күтәрә, депрессив халәттән арындыра. Начало формыКонец формы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International