Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Туган тел көненә багышланган чара узды.

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Халыкара туган телләр көненә багышланган кысаларда картлар һәм инвалидлар йортында "Телем -минем горурлыгым" һәм "Газиз туган телем!” дип исемләнгән чара узды. Чараларның максаты- үз халкыңның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүгә һәм саклауга карата кызыксыну уяту.  Чара барышында төрле халыкларның телләре турында кызыклы фактлар сөйләнде. Чара музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Биремнәрнең кызыклы булуы беркемне дә читтә калдырмады, барысы да активлык һәм кызыксыну күрсәтте. Чара ахырында үз карашларын әйттеләр. Интеллектуаль бәйге вакытында дуслык һәм игелеклелек, хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрде.

 Туган телне яратыгыз! Анда безнең үткәнебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International