Татар осталары элек-электән җиһаз әйберләрен, кием-салымнарны бизәгәннәр. "Җәлил картлар йортының тәрбиячесе Гаязетдинова Резеда һәм хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә “Татар бизәкләре һәм татар киемнәре" дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырдылар.
Максаты: татар бизәгенең элементлары белән язу күнекмәләрен камилләштерү.
Бурыч:
- Татар бизәге элементлары белән язуны башкару эшен күрсәтү һәм сөйләү;
- иҗади фикерләүне үстерү, татар бизәге элементлары белән язу күнекмәләрен эшләү.
- халык һөнәрләренә мәхәббәт, гүзәллек хисе тәрбияләү. Бизәкләрне теләсә кайсы декор төрендә кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта аларны буяулар белән генә башкарып калмыйча, өслек, бисер белән чигеп, бәйләргә дэ була.