«Усмири дракона» дигән яшүсмерләр арасында агрессив үз-үзеңне тотуны коррекцияләү программасы буенча тренинг дәрес. Алексеевск муниципаль районы «Забота» приюты.

2021 елның 26 феврале, җомга

      25.02.2021 ел. Педагог - психолог Конова Н.Е. мәктәп яшендәге балалар белән «Усмири дракона» дигән яшүсмерләрдә үз-үзләрен агрессив тотуны коррекцияләү буенча тренинг дәрес үткәрелде. Дәрестә 10 кеше катнашты.

Максат: төркем эчендәге ышанычны һәм төркем әгъзаларының бердәмлеген арттыру, төркемдә дустанә атмосфера булдыру, коммуникатив күнекмәләрне һәм рефлексияләрне үстерү, яшүсмер тормышының тискәре тәҗрибәсен интеграцияләү.

      Дәрес башында балалар төркемдә дустанә атмосфера урнаштыру максатыннан «Гомуми ритм» һәм «Комплимент» күнегүләрен үтәделәр. Аннан соң балалар кешенең эчке халәтен гармонияләштерүче мандаллар турында тарихны тыңладылар. Алга таба яшүсмерләргә көчләрне торгызу һәм хәвеф-хәтәрләрне бетерү өчен  үз сулышы өстендә эшләргә, ә аннары үзенең «Тәмле мандал» ын булдырырга тәкъдим ителде. Музыка астында балалар мандаллар ясадылар, аларга исем бирделәр һәм аны башкаларга тәкъдир иттеләр. Дәрес ахырында балалар  бердәм эш  вакытында нинди хисләр  алулары турында фикер алыштылар.

Шулай итеп, мондый дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итә, шулай ук бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт һәм хөрмәт атмосферасы тудыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International