«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Рыцарлар турниры» ярышлары

2021 елның 26 феврале, җомга

    Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “Рыцарлар турниры”  дигән темага ярышлар үткәрде. 

Ярышнын максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, гомуми эрудицияне киңәйтүгә ярдәм итү.

Көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәге  залында «Рыцарлар турниры»ярышларында катнашырга җыелдылар. Социаль хезмәт алучылар ике командага бүленеп,биремнәр белән карточкалар алдылар. Жюрины сайладылар һәм турнир башланды. Турнир программасына спорт һәм интеллектуаль уеннар бар иде.

      Ярыш барышында көчле уенчыларны билгеләделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын һәм талгынча  арыганлык сизүләрен билгеләп үттеләр«.

Чарада дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International