22 февраль көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр белән "Сак булыгыз, ут!" чарасы уздырылды. Чараның максаты: балаларны янгын куркынычсызлыгы белән таныштыру, аларны янгыннарга бәйле бәладән саклау.
Балалар янгын чыгу сәбәпләрен искә төшерделәр. Презентация карадылар. Соңыннан нәтиҗә ясалды. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беркайчан да бозмаячакларына вәгъдә иттеләр.