«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы "Забота" «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Мамадыш районы социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында үзәк китапханә хезмәткәрләре "Минем тормышым җырлады" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Халыкара туган тел көне кысаларында Муса Җәлил иҗатына багышланган чара оештырылды.
Әңгәмә башында бөек татар шагыйре М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде. Соңыннан аның әсәрләренә күзәтү үткәрелде. Моабит төрмәсендә үлем алдыннан Муса тарафыннан язылган "Моабит дәфтәре" аның иҗатының төп һәйкәле булды. 115 ел туган көненнән узды, ә аның әсәрләре бик актуаль һәм әһәмиятле.
Чара дәвамында шигырьләр яңгырады, җырлар җырладылар. Әлеге чараның максаты-бөек татар язучысы Муса Җәлилнең иҗади мирасы белән танышу, китап укуга кызыксыну уяту, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән тел белү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү.
"Забота" үзәге белгечләре мондый очрашуларны квартал саен үткәрергә планлаштыра.