Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен «Аҗаган» хәрби-патриотик уены уза. Бу ел да искәрмә түгел.
Тәрбияләнүчеләр уенны түземсезлек белән көтәләр, аңа әзерләнәләр. Аның башы һәрвакыт традицион: гомуми тезелү, командалар рапорт тапшыра, судьялар һәр команданың әзерлеген тикшерә.
Бу юлы балаларга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын уенның алты этабында күрсәтергә туры килде. Ярышлар бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Һәр бала үзен яхшы яктан күрсәтте. Мондый уеннар барышында тәрбияләнүчеләр башлангыч хәрби әзерлек һәм медицина буенча гамәли күнекмәләр ала, спорт күнекмәләрен үстерә.
