«Шәп солдатлар»

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Шәп солдатлар» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз илең өчен горурлык хисе, хәрби һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү. Дәрестә 15 бала катнашты.

Әңгәмә барышында балалар армиядә хезмәт итү турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, күбесе үсеп җиткәч, үз Ватаннарын яклар өчен хезмәт итәргә барырга теләк белдерделәр. Соңыннан белгеч балаларга Россия армиясендә нинди гаскәрләр булуы һәм аларның ничек аталулары турында сөйләде. Балалардан якыннарыннан кем, кайсы гаскәрләрдә хезмәт итүе һәм нинди исемгә ия булулары турында сорашты. «Диңгез сугышы» уены барышында балалар үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук балаларга хәрби тематикадан ребуслар һәм яшерелгән сүзләрне чишәргә тәкъдим ителде.

Дәрес ахырында белгеч балаларга Ватан сагында торучыларга хөрмәт белән карауларын һәм алга таба, үскәч, алар сафына басуларын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International