Арчаның “Өмет чаткысы” Тернәкләндерү дәверендә массаж келәмнәре һәм юллары куллану.

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекне саклау технологияләренә зур игътибар бирелә, алар балаларның сәламәтлеген сакларга, ныгытырга, хәрәкәт активлыгын үстерергә һәм координацияләргә, физик чыдамлыкка ярдәм итә. Баланың аяк табанын массажлау мөһим момент булып тора. Шуңа күрә, массаж келәмнәре һәм юллары куллану безнең эшнең аерылгысыз өлеше булып тора. Кеше табанында күпчелек нерв күзәнәкләре тупланган. Табан астын массажлап, без эчке органнар сәламәтләндерүгә йогынты ясыйбыз. Рифлы өсле келәм аякларга массаж ясый,  буыннарны ныгыта һәм балаларда яссы табанлык барлыкка килүне булдырмый кала. Массажлы келәмдә ясалган күнегүләр уңай кәеф тудыра,  дәрт һәм энергия бирә. Тәрбияче Гильфанова Г. сүзләренә караганда, табан астына көн дә, даими рәвештә, массаж ясау бала сәламәтлеген яхшыртырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International