«Игелек буыны»

2021 елның 20 феврале, шимбә

2021 нче елның 19 нчы феврале көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отрядыннан 2 ирекле белән берлектә 94 яшьлек тыл хезмәтчәне Нина Моисееваны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

«Котлауларыбызны кабул итегез» дигән бәйрәм чарасы кысаларында волонтерлар Нина Ивановнага үз куллары белән ясалган открыткалар һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Тыл хезмәтчәне өчен котлау көтелмәгән хәл булды, өенә балалар килеп кергәч, ул гаҗәпкә калды. Волонтерлар белән әңгәмә вакытында ул тормыш юлы, авыр сугыш чоры, ачлык-ялангачлык, солдатлар өчен җылы кием-салым җибәрергә тырышулары, туган колхоз кырларында ничек эшләүләре, фронт өчен икмәк үстерүләре турында сөйләде.

Сугышта катнашучылар яки тыл хезмәтчәннәре белән һәр очрашу балалар өчен бәһасез. Алар-сугыш авырлыкларын сындырмаган, сугыштан соң да Ватаннарын хәрәбәләрдән күтәрә алган гаҗәеп кешеләр. Белгеч балаларга тыл ветераныннан үрнәк алырга киңәш итте. Нина Ивановна котлау сүзләре өчен волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм акыллы тормыш киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International