«Безнең армия»

2021 елның 20 феврале, шимбә

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 2021 нче елның 19 нчы феврале көнне 13 нче санлы социаль участогында балигъ булмаган балалар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең армия» дигән чара уздыры. Максат: балаларда патриотизм хисе, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата кызыксыну тәрбияләү.

Башта белгеч балаларны гаскәрләр төрләре һәм хәрби техника белән таныштырды. Аннары хәрби-спорт уенында катнашырга тәкъдим итте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, сугыш җырларыннан өзекләр җырладылар, табышмаклар чиштеләр, катлаулы сорауларга җавап бирделәр, үзләрен көч һәм җитезлектә сынадылар. Чара ахырында балалар үз куллары белән үзләренең бабалары һәм әтиләре өчен котлау открыткалары ясадылар.

Барлык катнашучылар да зур активлык күрсәттеләр. Балалар җиңү яулау өчен максатчан, оешкан, тату булырга кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International