Гаиләдә берәрсе каты авыру белән чирләп китсә, аның туганнарында беренче итеп курку хисләре туа, стресс барлыкка килә. Аңа ничек ярдәм итәргә, авыруны дөрес итеп карый, тәрбияли белә торган кешене каян табарга? Авыруны мөстәкыйль карау күнекмәләренә кайда өйрәнергә?
Әлеге сорауларга җавапларны Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә табарга ярдәм итәчәкләр, биредә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын формалаштыру кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшли.
Бүгенге көнгә белем бирү чаралары кысаларында 300дән артык кеше уку узды, болар – туганнар, социаль эш буенча белгечләр, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының социаль хезмәткәрләре, турыдан-туры авыр чирле авыруларны һәм хәлсез өлкән яшьтәге кешеләрне һәм чит кеше ярдәменә мохтаҗ инвалидларны карап торучылар.
Дәресләрдә өлкән һәм картлык яшендәге авыруларны карау күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр, өлкән яшьтәге кешеләрнең туклану, шәхси гигиена үзенчәлекләрен, эргономик принципларны исәпкә алып, авыруны күчерү һәм транспортировкалау кагыйдәләрен өйрәнәләр. Тыңлаучылар эмоциональ януны профилактикалау буенча, авыр чирле өлкән яшьтәге кешеләр һәм аларның туганнары белән аралашу кагыйдәләре һәм алымнары буенча, конфликтлы хәлләрне җайга салу буенча психологик тренингларда һәм дәресләрдә аеруча теләп катнашалар. Бүгенге көндә барлык дәресләр дә шәхси, төркем һәм дистанцион формада бушлай уза.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә» алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына аларга тулы һәм лаеклы тормыш шартлары тудырырга мөмкинлек бирә.
Безнең «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә укырга теләүчеләр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 48 йорт адресы буенча яки 8 (8552) 70-31-03, 71-39-09 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.