“Халык уеннары” дигән спорт күңел ачу чарасы

2021 елның 20 феврале, шимбә

2021 елның  20 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балалар белән “Халык уеннары” дигән спорт күңел ачу чарасы уздырдылар.

Бу чара Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланды. Башта тәрбиячеләр төрле халыкларның күмәк уеннары турында сөйләделәр. Балалар яраткан уеннарын “Качышлы уйнау”, “Күз йому”, “Песи һәм тычкан” атадылар. Билгеле булганча күп кенә халык уеннарында кылыч, тәңкәләр, бау, агач кашыклар, чиләк, таяклар, музыкаль инструментлар: гармун, бубен, кыңгырау кулланыла. Төркемле халык уеннары уңай кәеф тудыра, балалар коллективын берләштерә, эмоциональ җанлы аралашуга өйрәтә, хәттә пассив балаларны да активлаштыра.

Чара балалар һәм олылар өчен максималь файдалы үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International