Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм белгечләр А. Алишның «Сертотмас үрдәк» спектаклен сәхнәләштерделәр. Бу мавыктыргыч, кызыклы әкият геройлары -җәнлекләр һәм кош-кортлар.
Йорт хайваннары һәм кош-кортлар, үрдәкне урманга хуҗаны эзләп җибәрәләр һәм өйдә ялгыз калулары хакында берәүгә дә сөйләмәскә кушалар.
Әмма үрдәк бер генә серне дә саклый алмый икән: ул урманда очраган һәр җәнлеккә, ялгызлыгы, хуҗаның йорты караусыз калуы турында сөйли.
Балалар әкият геройлары өчен борчылалар, яраткан персонажларына авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү өчен ашкынып, ярдәм итәләр.
Спектакль милли –татар халкы уеннары белән үрелеп барды: “Кәрия –Зәкәрия”, Күрсәт әле үскәнем” “Так калыш”уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр.
Театрлаштырылган тамаша зур курчаклар ярдәмендә һәм курчак театры ярдәмендә куелды.
Мондый чаралар балаларга акыл, әхлакый, эстетик тәрбия бирү өчен зур ярдәм күрсәтә. Белгечләр сүзләренә караганда, әкият буенча куелган спектакль, балаларның образлы - конкрет фикерләү сәләтен үстерә , аны матуррак һәм дөрес итеп кабул итәргә ярдәм итә.