Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 нче елның 15 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова «Минем Туган ягым - Татарстан» дигән патриотик тәрбия программасыннан «Минем халкым - минем горурлыгым» дигән чара уздырган. Дәреснең максаты: балаларның Татарстан турында белемнәрен киңәйтү, кече Ватанга мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, патриотизм һәм үз республикаң өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Дәреснең кереш өлеше балалар белән танышудан, катнашучылар арасында «Ватан», «Туган як» төшенчәләрен ничек аңлаулары турында сораштырудан торды. Аннан соң белгеч балаларга Татарстанның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм диннәр төрлелеге темасын кузгатты. Алга таба белгеч Татарстан Республикасының үз суверенитеты, ягъни бәйсезлеге барлыгы турында сөйләде, гәрчә ул Россия Федерациясе составына керсә дә, аның үз гимны, флагы һәм гербы бар. Балалар белән бу символларның нәрсә аңлатуы турында сөйләштеләр. Аның байлыгын саклау һәм арттыру темасы да кузгатылды. Дәрестә шулай ук республика турында презентация күрсәтелде.
Ахырда дәрескә йомгак ясалды, катнашучылар алган мәгълүматның файдалы булуын искәрттеләр.