«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Бозлавык вакытында имгәнүләрне булдырмау” дигән темага лекция

2021 елның 20 феврале, шимбә

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Багманова “Бозлавык вакытында имгәнүләрне булдырмау” дигән темага лекция үткәрде.

    Максаты: бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.

     Бозлавык вакытында егылу, еш кына бәрелү, имгәнү һәм баш мие җәрәхәтләнүгә китерә. Аны булдырмас өчен, дөрес аяк киеме сайлап алу, үз-үзеңне тоту һәм саклык кагыйдәләренә кагылышлы киңәшләрне үтәргә кирәк. Аяк киеме рифле табанлы һәм биек укчәсез булырга тиеш, бозлавык өстендә йөгермәскә, аяк табанын шудырып йөрергә, кулларны кесәдә тотмаска кирәк. Егылганда, тәннең торышын дөрес сакларга, бәрелүне йомшартырга һәм җиргә утырырга кирәк. Кинәт кенә торырга ярамый, адреналин нәтиҗәсендә авырту сизелмәскә дә мөмкин.

Чара ахырында шәфкать туташы куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында искә төшерде һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук, ул баш бәрелгән вакытта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлатты, чөнки симптомнары булмаса да, баш мие селкенү куркынычы да булырга мөмкин.

Чарада егерме кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International