«Аралашу алымнары»

2021 елның 20 феврале, шимбә

Волонтерлык эшчәнлегенә өйрәтү буенча «Осталык баскычы» программасы кысаларында 2021 нче елның 19 нчы феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы, волонтер булырга теләгән 3 балигъ булмаган бала өчен «Аралашу алымнары» дигән дәрес үткәрде. Максат: аралашу алымнары белән танышу, төп коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Дәрес эш кәефе булдырудан башланды. Туп белән уен вакытында, тупны тоткан бала нинди дә булса поза күрсәтте, аннан соң тупны тоткан кеше әлеге позаны кабатларга тиеш булдылар. Дәреснең төп өлешенә күчү өчен “Арканы аркага терәп”, “Утырып, аягүрә” күнегүләрен үтәделәр. Соңыннан катнашучыларга “аралашу” төшенчәсе аңлатылды, төрле стильләр, алымнар һәм аралашу ысуллары каралды.  Алга таба “Аралашуга нәрсә комачауларга мөмкин?” темасына сөйләшү үткәрелде, “Игелекле сорау” күнегүен башкардылар. Катнашучылар волонтерлык эшчәнлегендә һәм гомумән, һәр кеше тормышында аралашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Дәрес ахырында катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, алган яңа белемнәр һәм осталыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International