15 нче февраль көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен йортында әлеге романтик бәйрәмгә (Изге Валентин көненә) багышланган чаралар узды. Дүшәмбе көнне интернат-йорт холлында тематик чара узды. Яшәүчеләр бу бәйрәмнең тарихы турында ишеттеләр. Анда гашыйклар, гаилә парлары турында табышмаклар чиштеләр. 14 февральдә "Амура почтасы" эшләде - барлык теләүчеләрнең дусларын, хезмәттәшләрен Изге Вәли Көне белән котлау мөмкинлеге туды. Учреждение хезмәткәрләренә һәм анда яшәүчеләргә Амур почтасы таратылды, бу барысың да күңелен ачты һәм шатландырды, чөнки үз адресыңа Изге юлламалар алу һәрвакыт күңелле бит.