Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне ел саен 15 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне, 1989 елда, Әфганстанда сугыш тәмамлана, ул тугыз ел дәвам итә. Cугыш бик күп гаиләләрнең язмышын үзгәртте, кайгы-хәсрәт алып килде, аларның тарихында мәңгелек эз калдырды. Бу көн – тантаналы һәм кайгылы көн, ул һәрвакыт күз яшьләре, йөрәкләрдә әрнү белән уза. Әфган сугышыннан кайтмаганнарның әниләре әле дә исән. Ул елларда малайлар булган ир-атлар парад сафында тора... Бу көн уңаеннан Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар өчен музей заллары буйлап кызыклы экскурсия үткәрелде. Безнең халыкта, үз тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, дәүләт боерыгын үтәгән кешеләрнең батырлыгын олылау яши. Сугыш ветераннары һәм инвалидлары, солдат толлары, герой балалары турында онытырга ярамый. Чөнки алар һәлак булганнарның якты истәлекләренең төп сакчылары булып торалар, вакыйгаларның чын картинасын беләләр. Хәтер – ул үткәнне саклау гына түгел, киләчәк турында кайгырту да. Сугыш кырында ятып калган сугышчы-интернационалистларга мәңгелек хәтер, исәннәргә - мәңгелек хөрмәт.