Җәлил картлар йортында караокеда яраткан җырлар башкару

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 нче февралендә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар белән культорганизатор Шәрәфетдинова  И. караоке  җырлар җырларга җыелдылар.

Рәхәтләнеп җырлый торган кешеләр йогышлы авырулар белән сирәгрәк авырый, депрессия һәм башка психик-эмоциональ тайпылышлардан җәфа чикми диярлек, аларда борчу һәм ярсу дәрәҗәсе кими. Җырлаучылар үзләре билгеләп үткәнчә, аларның кәефләре һәрчак яхшы, алар үзләрен бәхетле һәм оптимистларча тоя.

Сугыш еллары җырларын  барысы бергә җырлады. Бөтенхалык яраткан һәм төп җыр – «Җиңү көне»ннән башладык. «Смуглянка» җырын дәвам иттеләр, аннары «Зәңгәр яулык», «Катюша» җырлары яңгырады, аннары яшьлек җырларын, шулай ук популяр фильмнардан җырларны искә төшерделәр.

Барысы да күтәренке кәеф белән, алган хис-тойгылары һәм йөрәкләрендәге җырлары белән таң калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International