2021 нче елның 15 нче февралендә «Милосердие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог Ләйсән Сәитгәрәева Әфганстаннан гаскәр чыгаруга 32 ел тулуга багышланган чара үткәрде.
Чараның максаты: локаль конфликтлар, аерым алганда Әфган сугышы тарихы турында белемнәрен һәм патриотизм формалаштыру.
Бурычлар: тәрбияләнүчеләрне Әфган сугышы тарихы, интернациональ бурычларын үтәгән геройлар белән таныштыру;
-хәрби бурыч һәм кырыс сугыш шартларында шәхеснең үз-үзен тотышы турында күзаллау формалаштыру;
- тәрбияләнүчеләрнең патриотик хисләрен эмоциональ яктан стимуллаштырырга;
- киләчәк буыннар өчен тынычлыкны саклау теләге тәрбияләү.
Чара барышында балалар сугыш турында видео-ролик карадылар һәм әлеге темага рәсемнәр ясадылар.