Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында табиблар күзәтүе буенча диспансерлаштыру үткәрелде.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2021 елның 16 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында табиблар күзәтүе буенча диспансерлаштыру үткәрелде. Максат: балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, көндәлек тормыш чорында профилактика авыруларны киметү. Диспансерлаштыру- ул чаралар комплексы булып тора, шул исәптән медицина тикшерүе белгечлек табиблары белән үткәрелә. Ел саен безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләрне диспансерлаштыру үткәрелә. Бүген безнең интернатка Саба районыннан табиблар килде. Безнең табиблар балаларыбызның сәламәтлеген бик җентекләп күзәттеләр. Шул уңайдан барлык балаларыбызны да игьтибар белән карадылар. Балалар да бик теләп белгечләр күзәтүен үттеләр.Табиблар безнең балаларны мәхәббәт һәм наз белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International