15 февраль көнне Яңа Чишмә картлар йортында шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган «Исемең җыр кебек калды…» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Чарада аның шигырьләре яңгырады. Чара шагыйрьнең тормышы турында электрон презентация, видеоматериаллар белән үрелеп барды. Ә М.Җәлилгә багышланган викторина барышында чарада катнашучылар герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат белемнәрен күрсәттеләр.