«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгәндә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага уен-викторина

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен  «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага уен-викторина үткәрде.

       Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларда интернетта була торган куркынычсызлык турындагы мәгълүматны һәм компьютер грамоталыгын арттыру, Paint график редакторы программасында иҗади күнекмәләрне ныгыту.

     Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны 2004 нче елның февраль аеның икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә торган бөтендөнья куркынычсызлык көне белән таныштырды. Чара барышында катнашучыларга Power Point программасы буенча презентация күрсәтелде, «Эйе»,  «Юк» уены уйнадылар, «Интернетта – куркынычсызлыкның ун кагыйдәсе» дигән темага видеоролик карадылар.

      Социаль хезмәт алучылар Интернетта куркынычсызлык буенча онлайн-квест уздылар. График редакторы Paint программасы буенча катнашучылар  «Интернетта куркынычсызлык» эмблемасының рәсемен ясадылар.

        Чара ахырында фикер алышканда, социаль хезмәт алучылар белгечкә чара өчен рәхмәт белдерделәр һәм Интернетның-компьютер куркынычсызлыгына чынлап куркыныч янау булуын билгеләп үттеләр.

         Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International