12.02.2021. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 8 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Безнең тугры дусларыбыз» дигән сәламәт яшәү рәвеше дәресе үткәрде.
Максат: балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын системалаштыру. Шәхси гигиена предметлары һәм аларны куллану күнекмәләрен ныгыту. Балалар аңына гигиеник процедураларны, көн режимын, физкультура белән шөгыльләнүне, йортта чисталык саклауның мөһимлеген җиткерү. Дөрес туклану, аның безнең сәламәтлеккә тәэсире турындагы күзаллауларны формалаштыруны дәвам итәргә.
Дәрестә, презентация ярдәмендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тылсымлы илгә сәяхәткә киттеләр, анда сәламәтлек алиһәсе Гигиена белән очраштылар. Юл барышында балалар төрле биремнәрне кызыксынып башкардылар, әкият геройлары сорауларына җавап бирделәр.
Балалар кызыксынып гигиена предметлары турында табышмаклар чиштеләр, «Нәрсә артык?» уенында кызыксынып уйнадылар, Пычрак йортында тәртип урнаштырдылар һәм пешекчегә файдалы продуктларны сайлап алырга булыштылар. Уен биремнәрен үтәп, тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчәләрне ныгыттылар.