Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм «Игелек буыны» отряды волонтеры 12 нче санлы социаль участокта Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан «Беркем дә онытылмады» дигән акция уздырды. Максат: Әфганстанда сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турындагы белемнәрне киңәйтү, патриотизм хисе тәрбияләү. Акция кысаларында белгеч һәм волонтер сугышчы–интернационалист, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Николай Талапинда кунакта булдылар.
Очрашу интернациональ бурычларын үтәгәннәре өчен Николай Михайловичка рәхмәт сүзләрен җиткерүдән, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләүдән башланды. Формаль булмаган әңгәмә барышында Николай Михайлович аның Әфганстанга ничек эләгүе, үзенең сугышчан иптәшләре, җирле халык һәм анда нинди гаҗәеп табигать булуы турында сөйләде. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы сугыш тормышының авыр психологик һәм физик шартлары, һәр сәгать саен ул һәм аның хезмәттәшләре үлем куркынычына дучар булуы һәм бары тик ир-атлар арасында була торган дуслык һәм үзара ярдәмчеллек турында сөйләде. Бу хатирәләрнең аңа җиңел бирелмәве күренә иде.
Очрашу ахырында ул Әфган фаҗигасен онытмаска һәм үз бурычларын намус белән үтәгән, җирдә тынычлык өчен гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләрне истә тотарга тиешбез, дип белдерде. Һәм иң мөһиме-Әфган сугышыннан кайтмаганнарны искә алу. Совет сугышчы - интернационалистларының батырлыгы, каһарманлыгы белән горурланырга һәм истә тотарга кирәк, чөнки бу юлны узгач,алар тормыш һәм аралашу кадерен белеп, көчле характер күрсәтеп, яхшы һәм уңай кешеләр булып кала ал