«Чын күңелдән” – ДКО “Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты”

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

15 гыйнвар көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар  интернат-йортында тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. җитәкчелегендә «Чын йөрәктән»дигән чара оештырылды.

Чараның бурычлары: тәрбияләнүчеләрдә дуслык һәм коллективизм формалаштыру өчен кирәкле аралашу күнекмәләрен үстерү; яшүсмерләрдә позитив гамәлләргә этәрүче әхлакый-психологик сыйфатларны формалаштыру.

Изге Вәли көне яки Гашыйклар Көне - иң романтик бәйрәм. Ел саен безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән берлектә Гашыйклар көненә әзерлек эшләре алып баралар: «валентинкалар» ясыйлар һәм фотозона әзерлиләр.

Чара барышында балалар аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә соңыннан балалар үзләренең яраткан тәрбиячеләре һәм дуслары өчен «Валентинка» ясадылар. «Валентинка» әзерләгәндә балалар үзләренең индивидуальлекләрен, фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.

«Валентинкалар» ясаганнан соң, балалар үз тәрбиячеләренә бүләкләр, шулай ук мәхәббәт хатлары-“валентинкалар” бүләк иттеләр.

Гашыйклар көне бик якты бәйрәм – ул яратырга, яраткан һәм якын кешеләргә карата игътибарлы булырга өйрәтә. Бәлки, нәкъ менә шушы бәйрәм ярдәмендә балалар үз тормышларында иң якын һәм иң кадерле булган кешеләрне кайгыртырга, яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International