“Мин һәм минем дусларым” дигән уен дәрес

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның  12 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Мин һәм минем дусларым” дигән уен дәрес уздырдылар.

Әлеге чараның максаты булып дуслык турында белемнәрен ныгыту, даими дусларның кадерен белү, игелеклек. Ярдәмчел булу торды. Дәрес яңа дуслар, бер – береңә мәрхәмәтле булу, яңа тәэсирләр турында әңгәмә белән башланып китте. Шуннан соң балалар ике группага бүленеп “Тарихлы телефон”, “Кояш нуры”, “Урын алып кал”, “Парашют” уеннарын уйнадылар.

Дәрес ахырында балалар үзләренең теләкләрен сөйләделәр. “Астра” тернәкләндерү үзәгендә яңадан очрашырга килештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International