Ватанны саклаучылар көне алдыннан 2021 нче елның 11 нче февралендә Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Иҗат дөньясы» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Дәүләт армия белән ныклы» дигән темага хезмәт кабинетында төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләүне үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру һәм үстерү, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Төркемле дәрес «Ватан», «Держава», «Армия», «Ватанны саклаучылар» төшенчәләрен уйлау белән башланып китте. Балалар бу терминнарны ничек аңлаулары белән уртаклаштылар, армия ни өчен кирәк соравына җавап эзләделәр. Күп кенә малайлар солдат булырга һәм үз Ватанын сакларга тели, ә кайбер гаилә әгъзалары инде хәзер үк үз гаиләсен һәм якыннарын яклый икән. Ә дәрестә «армия» барлыкка килсен өчен, балаларга солдатларны ташлана торган материалдан ясарга тәкъдим ителде. Эшләнмәне ясау өчен втулка, төсле кәгазь, кайчы, клей һәм пластилин кулланылды. Хезмәт буенча инструктор тарафыннан эш барышы күрсәтелде һәм куркынычсыз эш алымнары аңлатылды. Шулай итеп, барлык балаларның эшләнмәләрен дә тезгәч, «Ватанны саклаучылар армиясе» барлыкка килде.