«Критикалы кабул итү фильтрлары»

2021 елның 12 феврале, җомга

 

“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” социаль технологиясе кысаларында 2021 нче елның 11 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова «Критикалы кабул итү фильтрлары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысына каршы тора белү сәләтен үстерү.Әлеге чарада 8 бала катнашты.

Дәрес “Нәрсә ул медиатекст” дигән әңгәмә белән башланып китте. Белгеч балалар белән заманча кешенең тормышын Интернеттан һәм телевидениедән башка күз алдына да китереп булмый, алар ярдәмендә кешеләр иң соңгы яңалыкларны тиз беләләр дип аңлатты. Ягъни, “медиатекстлар” җәмгыять тормышында зур әһәмияткә ия. Әмма Интернетта булган бөтен нәрсәгә дә ышанырга кирәкми. Шуңа күрә бирелгән мәгълүматка бик сак карарга кирәк. Соңыннан белгеч катнашучыларга чиратлап бирелгән яңалыкларны өйрәнергә һәм ошаган мәгълүматны сайларга тәкъдим итте. Аннары балалар ирекле формада әлеге мәгълүматка үз карашларын аңлаттылар. Шунысы кызык, һәр бала яңадан сөйләү өчен текстның аерым бер өлешен генә сайлады.

Дәрес кызыклы үтте, барлык балалар да эшкә кушылды һәм үзләре өчен билгеле бер нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International