Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында «Исток – Башлангыч» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә әлеге системаны тормышка ашыру буенча чаралар планы (юл картасы) эшләнде. Юл картасын үтәү йөзеннән «Исток – Башлангыч» үзәге һәм Лениногорск РҮХ белгечләре катнашында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә оештырылды. Социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәгълүмат системалары базасында озак вакытка карап торуга мохтаҗ гражданнар турында мәгълүмат алмашу, озак вакытлы карау кысаларында гражданнарга хезмәт күрсәтү мониторингы, мохтаҗлар реестрын формалаштыру һ. б. мәгълүматларны синхронизацияләү тулы куәтенә бара. Авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оештыру «Мобиль бригада» технологиясе белән тәэмин ителгән. Агымдагы көнгә 5 тапкыр чыгу очрагы теркәлгән. Төрле категориядәге 15 гражданга 21 консультация хезмәте күрсәтелде. 2017 елдан башлап «өлкән кешене кабул итү бүлмәсе» гамәлгә ашырыла. 1 өлкән яшьтәге граждан ярдәм ала. 2020 елда башланган мәгълүмати-аңлату эше дәвам итә. Озак вакытка исәпләнгән тербиялеу алучыга социаль хезмәтләрнең мөмкинлеге турында, бергә яшәүче туганнары белән өлкән яшьтәге кешегә ярдэм күрсәтү турында. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Һәр башлангыч авырлык китерә. Әмма аз гына вакыт аралыгы узачак һәм озак вакытлы карау системасын булдыру, чыннан да, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек бирәчәк һәм аларның тормыш сыйфатын һәм муллыгын сизелерлек арттырачак.