Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы быел 397 370 сум күләмендә Россия Федерациясе Президенты грантын «Игелек юлы белән» дип аталган проект белән отты. Проект авыр тормыш хәлендә калган, авылда яшәүче кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән.
РФ Президентының «2024 елга кадәр чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указы нигезендә РФ үсешенең 9 милли максаты билгеләнгән. Максатларның берсе-РФдә ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү. «Гаилә» үзәге халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту белән кызыксына. Әлеге максатлар өчен Түбән Кама шәһәрендә «Социаль склад» булдырылган һәм эшли, ул РФ Президенты грантына тормышка ашырылган. Склад эшләү дәверендә халыкка реаль ярдәм күрсәтелде. Нәтиҗә бер - бу хезмәткә ихтыяҗ зур һәм ул кешеләргә кирәк. «Игелек юлы белән» проекты «Социаль склад» проектының чынлыкта дәвамы булып тора. Ел дәвамында мохтаҗ авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен районның авыл җирлекләренә барачаклар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Игелек юлы белән» проектын тормышка ашыруда «Гаилә» коммерцияле булмаган автоном оешмасының партнеры булып тора.Үзәк белгечләре проектны тормышка ашыра башлау һәм кирәкле әйберләр алу мөмкинлеге турында Түбән Кама муниципаль районы халкы арасында мәгълүмати-агитация эшләре алып барачаклар. Социаль складның авыл җирлекләренә чыгу көне һәм вакыты турында мәгълүмат авыл җирлекләре башлыкларына җибәреләчәк, алар бу хәбәрне халыкка хәбәр итә алачак.Күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, толлар, пенсионерлар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә булган кешеләр әйберләтә ярдәм ала алачак.
«Игелек юлы белән» проектының партнерлары: Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты, “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, НТР телерадиокомпаниясе.